Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатын күзәтүне дәвам итәбез.
Авыл халкы арасында элек-электән бер буразна җир өчен ызгышу гадәти күренеш саналмаса да, очрап торган хәл иде. Хәзер инде ул бәхәсле бәрәңге бакчаларының күбесендә чүп-чар үсә, ләкин күршеләр арасындагы татулык барыбер шул элеккеге халәтендә.
Хәл-әхвәл белешми яшәү гадәти күренешкә әверелгән заманда ызгышырга сылтаулар чыгып кына тора. Әнә, Буа районының Түбән Наратбаш авылында…су бүлешә башлаганнар. “Шәhри Казан” газетасы журналисты авылдагы күршелек мөнәсәбәтләренә төшенеп кайткан. Урамдагы кое суын бүлешү низагына юрист нокта куйган- кое кешенең үз җирендә урнашканда гына аның милке булып санала икән. Анысы шулайдыр, ләкин кешенең күңел тарлыгын закондагы матдәләр белән генә киңәйтеп булса икән ул.
Газетадагы игътибарга лаек икенче язма- Рабит абый Батулланың улы Байбулат белән “Ядәч-Истә” фильмының төшерелү тарихы турында. Әтисе белән әнисен яшәртергә теләп тотынган эшенең нечкәлекләре турында Байбулат сөйләгәннәрдән hәм улы өчен борчылучы Рабит абый әйткәннәрдән соң татарның бу фильмын тизрәк карыйсы килә башлый. Андый көнгә ерак калмаган икәнен дә искәртик- 14 сентябрь көнне Татарстанның барлык кинотеатрларында үзебездә төшерелгән “Ядәч-Истә!” фильмы прокатка чыгасы ди. Төп рольләрнең берсен Байбулатның әтисе- халык язучысы Рабит абый Батулла башкара. Аксакалыбызның безгә җиткерер сүзе бар, димәк. Көтәбез.
Америка долларының бәясе күтәрелеп сумның аска тәгәрәве нәрсәгә китерер? Ястык астындагы акчаларны баннка илтергәме әллә шул кыйбатлы долларны алып калыргамы? “Ватаным Татарстан” газетасы халыкны да, бизнесны да борчыган әлеге hәм башка сорауларга җавап эзләгән. Атым юк урамда- кайгым юк буранда дип сөенерлек тә түгел икән шул. Бу үзгәреш җилләре очын очка ялгап яшәүчеләрнең дә тормышына тәэсир итми калмаячак. Мондый очракта кайгырып утыруның файдасыз икәнен аңлап, ахыры хәерле булсын дип әйтәсе генә кала.
Укытучылар җитми, алтын медальләр акланмый, төгәл фәннәрне сайлаучылар кими, акыллыбашлар чит илгә китә.Газзә исерек, гармун каеше өзелгән, утын чи, балта үтми…Мәгарифтәге проблемалар менә шулайрак. Нишләргә дигән сорауга- укытучыларга яхшы хезмәт хакы түләргә дигән җавап килеп баса. Мәгарифтәге хәлләргә газета хәбәрчесе укытучыларның август киңәшмәсеннән торып бәя биргән.
“Сөембикә” журналының тышлыгындагы ханымны бик текәлеп карасагыз да таный алмассыз- ул артистка да, җырчы да , башка бер популяр hөнәр иясе дә түгел. Ләкин бетөн әзерләүне ипи пешерүгә тиңләүче, җыр-моңга гашыйк бу ханым турындагы язманы бер сулышта укып чыгасың. Менә шундый инде ул безнең татар хатыны- нәрсәгә тотынса, шуны гөл итә.
Журналда шулай ук дөньяви проблемалар да урын алган. Шундыйларның берсе- гаиләдәге балаларны ничек итеп туган җанлы, дус-тату итеп үстерергә дигән сорауга җавап эзләгәне “Сак белән Сок кебек” дип атала. Барыбызга да бердәй кагыла торган, уйланырга мәҗбүр итә торган язма.
“Казан утлары” журналы быел сиксәнен тутырган халык шагыйре Равил абый Фәйзуллинның шигырьләр тупламасы белән ачыла. Аларны укыганда- шөкер,олы кешедән олы сүз чыккан дип сөенеп куясың.
Проза яратучылар исә Рафис Корбанның “Артык кешеләр” дигән романының дәвамын, Галимҗан Гыйльмановның “Иблис коткысы” исемле кыйссасын укып куанырлар.
Укудан hәм фикер йөртүдән бизмичә, кешелек сыйфатларыбызны ныгытып яшәргә язса иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!