Республикабызның кайсы өлкәсен алсак та, горурланып сөйләрлек бөек шәхесләргә тап буласын. Шундыйларның берсе – дөньякүләм танылган галим, милли мәгарифне үстерүче шәхес Мирза Мәхмүтов. 18 ел мәгариф министры булыпэшләү дәверендә, Татарстан мәктәпләре зур күтәрелеш чорын кичергән. Исән булса ана быел 97 яшь тулыр иде.
Мирза Мәхмүтов исеме «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кергән. Дөньякүләм танылган галим һәм академикның тормышы белән тулырак, татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев таныштыра.