25 нче август көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яңа 118 нче сезонның” Ситса туй” премьерасына чакыра,. Дүрт яшь пар үзләренең ситса туйлары көнендә көтмәгәндә аерылышыр дәрәҗәгә җитә! Ни өчен бер-берсен яраткан парлар кинәт кенә аңлаша алмый башлый? Бу турыда спектакльне карп белерсез. Тантанада артистлар башкаруында татар эстрадасы хитлары да яңгыраячак.
21 нче август көнне ягни бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Алай түгел, болай ул “ спектакле. Җырлы-биюле әлеге комедия Туфан Миңнуллинга хас нечкә юмор белән сугарылган. Ул яшәеш һәм мәхәббәт турында сөйли. Шул ук вакытта спектакль көлкеле вакыйгалар аша гаилә бөтенлеген саклау – һәр гаилә әгъзасының бурычы икәнлеген искәртә.
24 нче август көнне Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында “ Супер кияү” спектекле уйнала. Бер бухгалтериядә алты хатын-кыз һәм бер ир-ат эшли. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович алар өчен дус, сердәш, илһамчы, чын ир-ат та, ләкин Шаян Рәхмәтулла Хөрмәтулловичның да беркем дә белмәгән сере бар… Спектакльне карыйсы килә башлый.
«Хәзинә” милли “Каллиграфия” күргәзмәсенә чакырабыз. Экспозициядә борынгы рус каллиграфиясе белән гарәп график әсәрләре игътибарны җәлеп итә, проектның асылы, кытай басма гравюралары,татар китап графигы белән янәшә урнаштырылуы. Күргәзмә 10 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Хәрәкәттә-бәрәкәт проекты җәй дәвамында барлык Казан халкын төрле татар биюе төрләренә өйрәтте, җәй азагына якынлаша һәм шул сәбәпле .бу атнаны, ягни 24 нче август көнне проектның йомгаклау чарасы булып узды.