Республикада “Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча күп эшләр башкарыла.Апас районының Табар елгасы яр буенда тагын бер ял итү урыны барлыкка килә. Бүгенге көндә эшләр кайсы тирәдә? Бу турыда алдагы язмада.
Табар елгасы яр буе…. Бүген биредә күләмлетөзелеш эшләре бара. Халык өчен заманча ял итү урыны булдырыла. Таш түшәлә, җир тигезләнә. Ташландык хәлдә яткан яр буе, тулысы белән үзгәртелә.
Зур амфитеатр, яктыркыч утлар, ял итү өчен утыргычлар, өстәлләр — барысы да заманча итеп, зәвык белән ясала. Әлеге ял итү урынына үтү өчен керү юлларын да эшләргә җыенганнар, тирә-юньгә куак-агачлар, чәчәкләр утырту каралган.
“Уңайлы шәһәр мөһитен булдыру” федераль проекты кысаларында эшләнүче “Торак һәм шәһәр мөһите” милли проектына әлегә нокта куелмый. Төзелеш эшләре 2024 елда да дәвам итәчәк. Димәк, Апас районы алга таба тагын да матур, тагын да уңайлы, заманча булачак!
Эльза Әхмәтҗанова, Татарстан яңалыклары, Апас районы.