Алар тамашачыларга яңа премьералар, яңа проектлар тәкдим итәр дип көтелә.
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 118 нче сезонын һәрберебезгә таныш, легендар “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачып җибәрә.
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында сезон 19 нче август көнне ачыла, ул көнне “Мәхәббәт күгәрченнәре” спектакле уйнала.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезон 20 нче август көнне ачыла, ул көнне “Яратам! Бетте-китте” спектакле уйнала.