Фестиваль 2009 елдан башлап уздырыла. Аның максаты — гореф-гадәтләрне саклау, туган як тарихын өйрәнү, туган телебезгә, мәдәниятебезгә игътибарны арттыру.
«Иске Казан» республика фестивале («Иске Казан» җыены) — 2009 елдан башлап уздырылучы, гореф-гадәтләрне саклауга һәм туган як тарихын өйрәнүгә, яшь буынның татар халкының туган теленә һәм мәдәниятенә игътибарын күтәрүгә, балалар һәм яшьләрне туган як табигатенә, тарихка һәм мәдәнияткә, дуслыкка, мәдәниятара һәм этникара аралашуга һәм үзара аңлашуга карата хөрмәт һәм мәхәббәт рухында тәрбияләүгә юнәлтелгән проект.