Бер атна эчендә Татарстанда дуңгыз һәм тавык ите, колбаса кыйммәтләнде
Узган атнада — 7-13 август аралыгында — Татарстанда ит һәм башка продукциягә бәяләр арткан. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
Балалар ризыгы өчен ит консервалары, бүлгәләнмәгән туңдырылган балык, бодай һәм вермишель бер проценттан артык кыйбатланган.
Ә кайбер ризыклар, киресенчә, арзанайган. Бу, күбесенчә, яшелчә һәм җиләк-җимешләргә кагыла. Мәсәлән, кишернең бәясе 13 проценттан күбрәк — 53,81 сумга кадәр, бәрәңге 12,77 процентка — 34,89 сумга, кыярның бәясе 12,05 процентка — 76,14 сумга кадәр төшкән
Ит продукциясеннән сосиска һәм сарделькалар, сөт продукциясеннән май, маргарин, эремчек, сыр бераз очсызланган.