Бүген 18 августта Казаннан Ульяновск шәһәренә яңа «Метеор»да беренче туристлар килә. Тиз йөрешле пассажир “Метеор — татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөртә. Яңа метеор 120 пассажирга кадәр сыйдырырга мөмкин, монда уңайлы сәяхәт өчен бөтен уңайлыклар да бар.
Ульян шәһәренә пассажирлар көндезге сәгать унбердә килеп җитә. Ульян шәһәре буенча автобус белән дә, җәяү дә экскусияләр була. Казан-Ульяновск туристик маршрутын тәкъдим итү каралган. Туристлар Казанга кичке сәгат 19.00 кайтып җитә.