Август муллык ае. Әле алай гына да түгел, бәйрәмнәргә дә бай ул безнең август. Бал, алма спасы — халкыбызның борынгыдан килгән бәйрәмнәре. Бал аертыр, бакчаларда алмалар өлгерер чак җитте. Ә без бәйрәм якынлашкан көннәрдә умартачылар белән аралашып, быелгы уңыш белән таныштык.
“Саба” җәмгыятенең Мичән бүлекчәсендә 150 баш умарта бар. Баш умартачы Алмаз Таҗетдинов, аның ярдәмчесе Фаил Таҗиев. Эш 11 ел элек 80 умарта белән башланып китә. Алмаз әфәнде ояларны үзе ясап аның санын тагын да арттыра.
Биредә бал кортларының Карника белән Карпатка төрләре үрчетелә. Аларның төп өстенлеге тыныч холыклы булуда. Бал кортлары гаҗәеп җан ияләре. Аларга карап нинди һава торышы булачагын да белеп була. Иртән оядан чыкмасалар яңгыр, я давыл көт. Кояшлы көн булганда бу хезмәт ияләре уңыш җыеп калырга ашыга.
Бал кортының балы гына түгел, чагуы да файдалы. Мондый дәва ысулы апитерапия дип атала. Иң мөһиме кардиологик, неврологик чирләргә шифасы бар. Ревматизм, тире авырулары да корт агуы белән яхшы дәвалана. Апитерапия буенча әлеге умартачылыкта да эш алып барыла.
Җылы һәм уңай башланган җәйне салкынча һава торышы алыштыру, аннары башланган эсселәр умартачылыкка сизелерлек зыян сала. Быел бал чыгышы узган ел белән чагыштырганда азрак. Хәзерге вакытта табигатьтә табыш әйбәт. Бал кортлары клевердан нектар җыя.
Басу-кырда агрохимик препаратлар белән эшкәртү булганда, хуҗалык җитәкчеләре үзләре телефон аша кисәтү ясый.
Умартачы иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Алмаз әфәнде дә умартачылар нәселеннән. Бабасының коралларыннан музей да булдырган. Бу экспонатлар якынча 1930нчы елларга карый.
Җәйнең һәр аеның үз исеме бар. Июнь – чәчәк, июль – җиләк, август алма һәм бал ае. Быелгы августтан да бал исе килә. Ә бу тырыш бал кортлары һәм умартачыларның хезмәт җимеше.
Алия Галиуллина, Гульназ Вахитова, Ирек Солтанов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.