26 августта Казанда «Печән базары» фестивале үтә. Аның кысаларында «Фэшн Татар» милли стиль акциясе оештырыла. Әлеге уңайдан татар информ мәглүмат агентлыгында матбугат конференциясе узды. Чараның максаты – милли, заманча костюмнарын популярлаштыру.
Акцияне «Печән базары» фестивале белән «Миллиард.Татар» проекты оештыра. Ә инде фестивальгә милли киемнәрдән килүчеләр, Кабан күле ярында урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янында фотога төшә ала.Иң матур киенүчеләрне бүләкләр көтә. Шунда ук «Татар Барби»е белән Татар Кен»ы өчен дә махсус номинация каралган.