Бүген Татарстанда ун төрдәге май иң яхшы дип табылды. Дәүләт алкоголь инспекциясендә кулланучылар дегустациясе узды, аңа шул исәптән май җитештерүчеләрне дә чакырдылар. Тулырак хәбәрчебез язмасында.
Авыз итү — «Яшерен» грифы астында уздырыла. Залга авыз итәр өчен 72 процент майлылыктагы ак май кертәләр. Татарстанда һәм башка төбәкләрдә җитештерелгән 15 төрдәге май җыеп алынды. Авыз итүчеләр майның атамасын да, җитештерүчене дә белмиләр. Майны татып карагач бар әйбер ачыклады: кайсы майны өстәлгә куярга кирәк, ә ниндиен ыргытырга.
Майның бөтен үрнәкләре дә ошап бетмәде, кайберәүләр ноль бал алды. Экспертлар ясалма тәмләткеч исен тоеп алды һәм майдан шикләнделәр.
Дәүләт алкоголь инспекциясендә майны май дип атап булмый икәнлеген беләләр. Лаборатор тикшеренүләр күрсәтәкәнчә кибетләрдә сатып алучыларны алдыйлар.
Авыз итү нәтиҗәләре буенча ун җитештерүчене иң яхшылар дип таныдылар. Беренче урныда»Азбука сыра» сәүдә маркасы, икенче урында «Вамин», «Бик мөһим сыер» исемлекне йомгаклый. Биш завод кисәтүләр алды. Әлеге җитештерүчеләр исемлеген Роспотребнадзор хезмәткәрләре товар сатып алган сәүдә челтәрләренә дә җиткерәчәкләр. Барлык нәтиҗәләр Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында бастырылган.
Искәндәр Гыймалтдинов, Алмаз Хакимов, Ленар Хабибуллин, Татарстан яңалыклары.