Быелгы hава шартлары игенчеләребезгә рекордлы уңыш җыеп алырга ирек бирмәсә дә, урып-җыю эшләрен тиз арада тәмамларга комачауламады. Кырларда хезмәт куючы механизаторлар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 15 нче республика яшь комбайнчылар конкурсының финалистлары да бар. Әлеге бәйге безнең телерадиокомпания, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан дәүләт аграр университеты ярдәмендә үткәрелә. Татарстан игенчеләре урып-җыюны дәвам итә. Бер гектардан уртача 28 центнер уңыш чыга, әлегә 400 мең гектарга якын бөртеклеләр суктырылган.
Баулы районының механизаторларына 27 мең гектар җир суктырырга кирәк.Уңыш яхшы булсын өчен, быел биредә махсус ашламаларны да фән кушканча кулланганнар.
Бүгенге көндә олысы да, кечесе дә кырда хезмәт куя, шундыйларның берсе Әмир Хаҗиәхмәтов, аңа нибары 14 яшь, шуңа да карамастан урып-җыю эшен дә бик теләп катнаша,
Мөслим районында заманча техника җитештерү заводы уңышлы эшләп килә . Урып-җыю эшләре белән беррәттән көзге чәчүгә дә әзерлек башланды. Хуҗалыклар чит ил техникасыннан баш тартып, Татарстанда җитештергән тракторларны эшкә җигә. Мөслим районы әлеге завод белән дан тота, 8 цехта төрле детальләр җитештерелә, эшне роботлар башкара.
18 ел элек төшерелгән кадрлар, банкрот чорыннан соң Илгиз Исламов техникага икенче сулыш бирә. Иң мөһиме – булган техниканы ремонтлау һәм яңасына кредит алу.
20 ел өчен дә биредә барысы да үзгәргән, хәзерге вакытта заводта тракторлар, дискокулҗтиваторлар җитештерелә.
Мөслим егетләре бүген дөнья күләмендә җитештерелгән техникага алмаш эшләп яталар.Шунсын да ассызыклап үтергә кирәк, Мөслим районында шундый завод булдыру Татарстан өчен зур казаныш. Әгәр моңарчы әлеге детальләрне урыннарда hәркем үз куллары белән ясап иза чиккән булса, бүген конвейрдан аның берничә төрлесе, бер минут өчендә чыга. Тарихка әйләнеп кайтсак.. 1961 нче елда әлеге станокны Мөслим районының баш инженеры шәхсән үзе эшләтеп җибәргән. Бүгенге көндә детальләр дүрт җайланма аша ьитештерелә.
Әгәр моңарчы кайбер запас частьләр һәм гидроцилиндрлар чит илдән кайтарылган булса, бүген барысы да үзебез дә бар. Көзге чәчү алдыннан тракторлар һәм чәчү комплекслары Монголия, Әрмәнстан, Казахстанга да җибәрелә .
Бу атнага авыл хуҗалыгы тармагына бәйле яңалыклар шулар иде. Мин Динә Нәҗметдинова, сезнең белән киләсе атнага кадәр саубуллашам.