Яшь механизатор Илфат Ибләминов туган авылында төпләнеп калу серен шулай аңлата. Ул өченче ел рәттән урак өстендә әтисендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Алар инде алдынгылар сыйфатында беренче премияне дә алырга өлгергән. Тулырак алдагы язмада.
Илфат Ибләминов армиядән соң ике дә уйламыйча авылда кала. Шәһәр ыгы-зыгысын яратмыйм. Комбайнда кырлар иңләве үзе бер рәхәт ди ул. Әтисе Ришат белән алар соңгы өч елда хуҗалыкта беренчелекне беркемгә дә бирми. Быел да алдынгылар.
Борчак, бодай урып-җыю тәмамланган. Кузаклыларның уртача уңышы 22 центнер. Һава шартларының катлаулы булуына карамастан, бодай басулары да сөендергән. Бу көннәрдә комбайннар Степановка бүлекчәсе кырларында арпа ура.
Район буенча тулысынча алганда, барлыгы 50 тоннадан артык бөртекле, кузаклы культуралар җыеп алынган. Кырларда хезмәт куючы комбайнчыларның күңелен күрү өчен барлык чаралар да күрелә. Алар арасында атна саен эш йомгаклары билгеләнеп, алдынгылар бүләкләнеп килә.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары, Буа районы.