Шушы көннәрдә республикабызның Апас районында эш сәфәре белән “Тормышны кадерлибез” хәйрия оешмасының Татарстан региональ бүлеге җитәкчесе Илнар Зиннәтуллин булыа кайтты. Ул “Алга” яшүсмерләр клубында районның көмеш волонтерлары белән очрашты. Тулырак алдагы язмада.
Апас районының “Алга” яшүсмерләр клубы… Биредә узган елның ноябрь аеннан бирле махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен күтәреп йорү җайланмалары һәм башка күп кенә кирәк-яраклар әзерләнә. Бу эшне районның актив өлкәннәре башкара. Алар барлыгы 1500 элек әзер булганнарына өстәп, тагын 230 күтәреп йорү җайланмалары, 440 сумка тегеп тапшырганнар.
Апаста яшәүче Илдар Усманов — биредә бердәнбер ир-ат. Ул да бу изге эшкә бик теләп кушылган. Үз өлешен кертә.
Шушы көннәрдә өлкәннәр “Тормышны кадерлибез” хәйрия оешмасының Татарстан региональ бүлеге җитәкчесе Илнар Зиннәтуллин белән очрашты. Ул районның көмеш волонтерларына гуманитар ярдәм әзерләүдә булышлык күрсәтә. Кирәкле материаллар һәм җиһазлар белән дә тәэмин итә.
Илнар Зиннәтуллин үзе үк хәрбиләргә дигән әлеге ярдәмне тиешле урыннарга илтеп тә
бирә.
Очрашу ахырында “Алга” яшүсмерләр клубы җитәкчесе Илдар Салаватовка һәм районның волонтерлар хәрәкәте кураторы Айгөл Идиятуллинага Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Эьза Әхмәтҗанова, Гөлназ Вәлиева, Гадиль Галеев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.