Быел Казанда «Доверие-Ышаныч» психологик ярдәм үзәгенең алты яңа филиалы ачыла. Алар Идел буе, Салават Купере торак районында, Дәрвишләр бистәсендә һәм Юдинода барлыкка килер дип көтелә. Бу хакта Казан башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитетында хәбәр иттеләр.
Беренче яртыеллыкта «Доверие» үзәге 23 меңгә якын кешене колачлады. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе шәхси проблемалар, гаилә конфликтлары һәм үзара мөнәсәбәтләр турында. Мобилизацияләнүчеләрнең гаилә әгъзалары да ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Махсус хәрби операция башыннан бирле, мобилизацияләнүчеләрнең гаилә әгъзалары арасыннан 365 кеше «Доверие» үзәге хезмәтләреннән файдаланган.
Доверия» белгечләреннән психологик ярдәмне «Тыңлыйбыз» проекты кысаларында Казан паркларында да алып була. Мондый мөмкинлектән инде 334 казанлы файдаланган. Консультацияләр һәр чәршәмбе 15:00 дән 19:00 гә кадәр җиде паркта — «Нарат урманы», «Крылья Советов», Лядской бакчасында, Җиңү, Горький, Урицкий паркларында, Горки-Әмәт урманнарында үткәрелә.