Шушы көннәрдә генә Әтнә районы Ары авылында Бәрәңге бәйрәме булып узды. Төп мәйданчыкта районның үзешчән иҗат коллективлары һәм чакырылган кунаклар чыгышы оештырылды. Бәйрәм концерты уеннар белән бергә үрелеп барды.Бәйрәмнең матур мизгелләрен безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов һәм Александр Решеткин да күреп кайтты.
Йодрык кадәрле. Йомры гәүдәле, Ак тәнле, Ах, тәмле, Бигрәк тәмле бәрәңге! Мәхмүт Хөсәен иҗат иткән әлеге шигьри юлларМилли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Әтнә районы Ары авылында булып узган Бәрәңге бәйрәменең төп асылына туры килде, -дисәк бер дә ялгышмабыз.
Моңа кадәр Әтнәнең Ары авылында Бәрәңге бәйрәме үзләре өчен генә оештырылган. Быел Арылылар бәйрәмнең географиясен киңәйтергә булганнар. Район халкы да, тирә- күршеләр дә читтә калмады әлеге бәйрәмнән.
Аерым бер мәйданчыкта кайнап торган самовардан төрле шифалы үләннәр белән кайнатылган чәй эчү, милли ашлар һәм бәрәңге ризыкларыннан авыз итү бәйрәмнең бер матур күрке булды. Бәйрәмнең төп “фишкасы” – “Күмердәге картуф!” Монда бәрәңге яратучылар бәрәңге пешерү серләрен белән уртаклаштылар.
«Бәрәңге бәйрәме» үткәрүне Ары авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Раилә һәм Фидаил Кадыймовлар башлап җибәргән.Теләгән һәркем концерт программасында чыгыш ясады,уеннарда катнашты, концерт карады. БәйрәмсәхнәсендәӘтнә, ЯшелҮзән, Биектау, Арчаданкилгәниҗадиколлективларчыгышясады.
Фәннур Хәсәнов, Александр Решеткин Татарстан яңалыклары.