Районнарда урып җыю эшләре дәвам итә. Хуҗалыклар экваторга якынлашып, уңыш мәйданнарының күпчелеген җыйнап алуга иреште. Таң хуҗалыгы игенчеләре дә басу кырларда. Иҗат төркеме такталачык бригадасы эшчәнлеге белән танышып кайтты.
Таң хуҗалыгының язгы бодай басуы бу. Хуҗалыкның Такталачык бригадасы теземнәргә салынган игеннәрне суктыру белән мәшгуль. Таң хуҗалыгының 3000 га урып җыю мәйданнары бар. бүгенге көндә алардагы уңышның яртысы җыйнап алынган инде. Уңыш сөендерерлек булмаса да, булганына канәгать ди хуҗалык җитәкчесе
Диларис Мөхәммәтшин 16 нчы сезон урып җыю эшләрендә катнаша. “Таң” хуҗалыгының алыштыргысыз механизаторы ул. уңышның бер генә бөртеген дә югалтмаска тырышабыз, ди.
Уҗымнарны теземнәргә салуда ике Дон комбайны эшли. Тагын 5 комбайн игеннәрне суктыруда катнаша. Һәр комбайнга Камаз машинасы беркетелгән. Басулардан җыйнап алынган икмәкне амбарларга ташып баралар. Һава шартлары уңай торганда ел уңышын кыска вакыт эчендә җыеп алуны максат итә таң хуҗалыгы.
Регина Салахова, Марат Саррахов, Ләлә Зәйнуллина. Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.