Шушы көннәрдә Апаста 3 нче Дөньякүләм әдәби сабан туе булып узды. Әлеге чарада әдәби марафон һәм авылым гүзәллеге проектларының финалистлары, күп кенә язучылар hәм шагыйрьләр катнашты. Шулай ук әлеге чараның төп бәйгесе-әдәби көрәш булды. Узган ел кунакларны Саба районы каршы алган иде. Тулырак Динә Нәҗметдинова язмасында.
Мәйдан күренмәсә дә, гармун тавышы әллә кайдан ук ишетелеп тора, бәйрәм рухы еракларга таралган.
Әдәби Сабан туе бирнә җыю йоласы белән башланып китте, бирегә килүче һәрбер кунак Апас җирлегенә буш кул белән килмәгән: һәрберсе бүләк алып килгән.
Гадәттә сабантуйлар июнь аенда уздырыла, ләкин Әдәби Сабан туе 3 ел рәттән август аенда үткәрелә, әлеге чара җәйнең тагын бер тапкыр тәмен тоеп калыр өчен, әдәбиятны, туган якны сөюче, милләт киләчәге өчен җан атучыларны бер зур мәйданга җыйды.
Әдәби сабан туе кысаларында Әдәби марафон, авылым гүзәллеге проектында катнашучыларны бүләкләделәр. Быел бәйрәмгә Башкортостан, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Киров, Омск, Пенза, Свердловск, Төмән, Чиләбе өлкәләреннән һәм Санкт-Петербург шәһәреннән дә килгәннәр иде.
Татнетны үстерү фонды оештырган һәрбер бәйгедә халык бик теләп катнаша. Кайберәүләр әдәби марафонда катнашуым- китап уку максаты дип тә әйттеләр.
Чыннан да Әдәби марафонда катнашу- энә белән кое казу кебегрәк, көн саен китап уку, шуны ялкауланмыйча вакытында җәмәгатьчелеккә җиткереп бару ансатлардан түгел, аеруча балалар өчен
Әдәби сабан туе Апас районында очраклы гына уздырылмады, быел иң күп китап укучылар нәкъ менә апаслылар дип табылган.
ДИНӘ Нәҗметдинова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан Яңалыклары.