“Кишер алыр чак” дип сөрән салган беренче битендә “Шәhри Казан” газетасы. Каршы төшәргә ашыкмагыз- кишерне үзләре өчен генә үстерүчеләр аны кара көздә генә алганын аңлыйбыз. Биредә сүз бакча тутырып яки гектарлап кишер үстерүче фермерлар турында бара. Аларның ашыгуының сәбәбе дә гади- көзгә кергәнче яхшы бәядән сатып өлгерү. Чөнки кара көздә аның бәясе кем әйтмешли-“шалкан бәясе”нә калачак.
Шунда ук быелгы бәрәңге уңышы турында да язма урнаштырылган. Кайдадыр уртача, ә кырауга эләкмичә яңгыры вакытында яуган урыннарда мактанырлык та икән бәрәңге уңышы. Кыскасы, берәү дә бәрәңгесез калмас. Аннары, бүгенге тормыш бәрәңгене дә бик аз гына ашарга күндерде бугай инде безне. Ләкин алдагысын бер Аллаh кына белә.
“Шәhри Казан” газетасындагы тагын бер кызыксынып укый торган язма ул заманында халык егылып укыган “Күпер чыкканда”,”Әгәр син булмасаң”,”Аккан су юлын табар”,”hәләкәт” кебек повестьлар автры Вакыйф ага Нуруллин белән ихлас әңгәмә. 88 яшен тутырган язучының фикерләре күпләребезнең күңеленә хуш килерлек. Ходай аңа алга таба да бәрәктле гомер бирсен дип телик.
Эссе җәй безгә суның ни дәрәҗәдә кадерле нигъмәт икәнлеген тагын бер кабат искә төшерә. Чиста су эчәргә тилмереп яшәгән авыллар җитәрлек. Нинди су эчкәннәрен белмичә яшәүчеләр дә бихисап. Бу уңайдан “Ватаным Татарстан” газетасы кайсы район халкы нинди су эчкәнен ачыкларга булган.
Әлеге язманы укып чыкканнан соң, тормышыбызда ни өчен йөрәк-кан тамырлары, яман шеш кебек авыруларның азганлыгын аңлыйсың.Чөнки Татарстанның күпчелек районнарындагы суларда нитрат, азот, фенол, бакыр, хром, марганец чамадан тыш күп дигән нәтиҗәгә килгәннәр Россия Фәннәр академиясенең Су проблемалары институты хезмәткәрләре. Экологик яктан чагыштырмача чиста су эчүче Балтач, Кукмара, Саба, Арча, Әлки, Алексеевск, Нурлат, Спас, Чүпрәле hәм Буа районында яшәүчеләргә сокланып карарга игына кала.
Сәнгать темасын яратып укучылар өчен “Ватаным Татарстан” газетасы Татарстанның hәм Башкортостанның халык артисты Зифа Нагаева белән әңгәмә бастырган.ЦИТАТА.”Бер-беребезнең хакын хакларга, күрергә, үстерергә, халкына гомерен багышлаган икән, ул кешене тарихка әзерләргә кирәк. Ә татар зыялыларының хәле бер-берсе белән көрәшеп бетә” дип ярып салган Зифа ханым.
Шундыйлардан булмасак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!