Яшел Үзән районындагы «Зөя» табигый комплексы заказнигы инспекторлары даими рейдлар үткәрә. Максатлары юкка чыгарга мөмкин булган балык, үсемлек һәм хайваннарның сирәк төрләрен саклау һәм торгызуны аерым контрольдә тоту. Эколог-белгечләр бу юнәлештә төрле чаралар үткәреп тора.
Бу урында балык тотарга яратучыларның күбесе нәкъ шулай дип әйтә, ә кайберләре бу территориянең нинди икәнен һәм монда ничек дөрес балык тотарга кирәклеген белмибез, диләр. Зөя тыюлыгы территориясенең мәйданы 12,500 гектардан артык. Бу сирәк очрый торган үсемлек һәм хайван төрләренең, шул исәптән Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгәннәрнең яшәү урыны булып тора. Зөя табигый комплексы заказнигы Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнары территориясендә урнашкан. 1998 елның февралендә табигый комплексларны саклау һәм торгызу максатыннан төзелгән. Биредә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының махсус саклау режимы кертелгән.
Зөя елгасының сулы-болынлы участоклары күп кенә кошларның оя кору һәм туклану урыннары булып тора, ә Зөя култыгында балыкларның сирәк төре бар. Монда балык тотар өчен ишкәкле көймә кирәк.
Хокук бозган өчен штраф 3 меңнән 4 меңгә кадәр. 1,5 ай эчендә дәүләт заказнигында административ хокук бозулар һәм хокук бозулар турында 18 беркетмә төзелгән, 2 җинаять эше кузгатылган. Рейдлар алга таба да үткәреләчәк.
Айгөл Гатауллина, Людмила Денисова, Александр Костин, Татарстан яңалыклары, Яшел Үзән раойны