Быел ул өченче тапкыр оештырылды. Әдәби Сабан туеның максаты – китап сөйгән, укыган, яраткан кешеләрне бергә җыю, дуслаштыру һәм татар китабының дәрәҗәсен арттыру.
Әлеге чарада язучылар, журналистлар, укучылар, укытучылар һәм әдәбият сөючеләр катнашты.Әдәби САбантуе бирнә җыю йоласы белән башланып китте. Бәйрәм артистларның һәм район үзешчәннәрнең чыгышлары, милли Сабан туе һәм спорт уеннары белән үрелеп барды. Шулай ук “Әдәби марафон” һәм “Авылым гүзәллеге” проектларында җиңүчеләргә бүл әкләр тапшырылды.
Соңыннан бәйрәмгә килгән кунаклар өчен раойнның музейларына, тарихи-мәдәни урыннарына экскурсияләр оештырылды. Тантаналы чарада Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла, «Китап уку кире кайтачак» дип сөйләде, «Әдәби Сабантуйлар да шушы максатка эшли.