Легендага әверелгән «Алеша» танкы командиры Рәсим Баксиков белән бөтен Алексеевск районы горурлана, анда ул үзенең балачагын уздырган. Россия героеның әнисе Роза Баксиковага рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Очрашу сугышчы шөгыльләнгән «Юнармеец» клубында узды. Әнисе һәм остазы Рәсимә белән безнең хәбәрчеләребез дә очрашты.
Тормыш мәгънәсенә Расим Баксиков мәктәптә укучыганда ук — эзтабарлар клубында төшенә. Кызыл Армия солдатларының җәсәтләрен җабып, ул аларның батырлыклары турында киң җәмәгатьчелеккә җиткергә сүз бирә. Вәгъдә биреде: табылган медальоннар «Юнармеец» музеенда саклана. Ә бүген тарихи дөреслекне Россиянең Хәрби көчләре сафларында махсус хәрби операциядә яклый.
Новодаровка янындагы бу сугышта танк белән Рәсим Баксиков идарә иткән. Геройның батырлыгы белән бөтен Биләр горурлана. Монда ул балачагын уздырган. Кыюлык, аңа балачактан ук хас иде ди остазы Андрей Чугуров.
Каушап калмый, ни эшләргә икәнен белә. 2010нчы елда Казан танк училищесын тәмамлаган. Читада, Хабаровскта, Сергеевкада артиллерия бүлекчәсендә хезмәт иткән. Hәрби операциягә ноябрь аенда китә. Ә өйгә Россия Герое булып кайтачак.
Эзтабарлар клубларында тәрбияләнүчеләр өчен бу зур үрнәк. Биләр яшьләре өчен, гаилә өчен горурлык — Казанда аны хатыны, кызы, улы һәм әнисе көтә. Бөтен Алексеевск районы исеменнән әлеге чәчәк бәйләме — Рәсим кебек каhарман ул тәрбияләгән анага түбәнчелек белән баш иеп рәхмәт әйтәбез.
Диана Дасаева, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.