Бүген 14 нче август, синоптиклар Урыны белән кыска вакытлы яңгыр фаразлый. Көндез һава температурасы 30 градуска кадәр җылы була. Магнит кыры тотрыксыз булыр дип фаразлана. Көннәр кызу тору сәбәпле, 16 нчы августка кадәр Республика территориясендә урыны белән урманнарда янгын чыгу куркынычы югары була, дип белдерделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә .