Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле дин кардәшләр! Бүген җомга – мөселманнар өчен иң мөһим һәм изге көн. Ул Аллаһы тарафыннан бәхетле көн буларак билгеләнгән. Кайбер илләрдә җомга рәсми рәвештә ял көне булып санала, бу исә дин тотучыларга җомга намазында катнашу һәм бәйрәм көн шатлыгын тоярга мөмкинлек бирә. Гадәттәгечә вәгазь телевизион ачык конкурсын дәвам итәбез.
Вәгазьләрне 15 яше тулган һәркем видеоязма рәвешендә җибәрә ала. Электрон адресыбыз: ТVVAGAZ@yandex.ru. Ә бүгенгә , барыгызга да саулык сәламәтлек теләп саубуллашам. Әссәләмегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.