Республика өчен гадәти булмаган су тирәсе кошы- баклан, ул акчарлаклар белән үрдәккә охшаган кара төстәге кош, соңгы елларда Татарстан сулыкларында еш очрый. Әйтик, Түбән Кама районында, Зәй су саклагычында әлеге каурыйлыларны күргәннәр.
Кош Республика Кызыл китабына кертелмәсә дә, аерым игътибарга лаек. Баклан -коллектив кошы һәм шактый зур колонияләр булып урнаша. Өстәвенә, алар сулыктагы балыкларны юк итәләр. Бакланнар кайда тереклек итә, ни өчен аларны аучылар яратмый. Зәй сулыкларындагы “балыкчы” кошларны Зәйдәге хәбәрчебез Әдилә Борһанова да күреп кайтты.
Диңгез яр буйларында тереклек итүче баклан дигән кошларны безнең сулыкларда да күрергә мөмкин. Бу якларны үз итеп, Зәй сусаклагычында аларның инде ун елга якын яшәүләре мәгълүм. “Ялта-Зәй” тирәсендәге агачта бакланнарны зур-зур төркемнәре белән очратырга була.
Зәй сусаклагычында чуар толстолобик, ак амур балыкларын үрчетәләр. Бер баклан бер кабуда 600 граммлы балыкны йотарга сәләтле. 6 метрга кадәр су төбенә чумып, үзенең табышын эләктерә ала. Шуңа да, бу коштан балыкчылар зур зыян күрә. Элек бакланнарны юк итәргә тырышкан булсалар, хәзер аучыларның исләре китми, ди Петр Чернов.
Гәүдәсе буенча зур үрдәк яки казны хәтерләткән баклан күчмә кош санала. Хәзер исә балыкчылар соравы буенча ил күләмендә бакланнарны ауларга рөхсәт бирә торган закон проектын карау бара. Бәлки шул рәвешле балыкларны саклап калып булыр, ди белгечләр.
Адилә Борһанова, Денис Липатов, Татарстан яңалыклары, Зәй районы