Казанда бер эш урынына 3 педагог, мондый кадрлар ажиотажы яңа мәктәпләрдә. Андыйлар Татарстан башкаласында быел 4 булачак. Быел рекордлы санда укучылар — 174 мең, шуларның 6 меңе яңа мәктәпләргә китә.
Кайбер проектлар безгә күнеккән проектлардан аерылалар — аларда вело-тренажерлар, йөгерү юллары бар, беренче тапкыр яктылык диодлы экран һәм үз метеостанциясе урнаштырачаклар. Әйтик, башкалабызның 107 номерлы гимназиясе проекты, футбол кыры белән генә түгел, үз теннис корты белән дә мактана ала. Шулай ук мәктәпне химия, физика, биология өчен кирәкле җиһазлар белән дә җиһазландырачаклар. Биредә эшләр инде 93%ка башкарылган. Мәктәпләр педагогларга да кызыклы булды, хәтта башка төбәкләрдән дә гаризалар керә, бу Омск, Чиләбе, Төмән һәм башка шәһәрләрдән.