Татарстанда бөртеклеләрне җыю эше яртысына якынлашып килә. Бер миллион ярым тонна ашлык суктырылган инде. Уртача уңыш — гектардан 28 центнер чамасы. Тәтеш игенчеләре алда бара. Катлаулы һава шартларында республиканың көньяк-көнчыгышында игеннәр өлгерде. Ютазы районы аграрийлары бодай һәм арпа уңышы белән мактана алмаса да, башка бөртеклеләр сөендергән. Теманың дәвамы алдагы язмада.
«Агромир» хуҗалыгының ашлык киптерү комплексы сәгатенә 60 тонна ашлык кабул итә ала. Заманча җиһазлар газ белән автоматик режимда эшли. Белгечләр тоткарлыклар булмасын дип кенә күзәтә.
Кабул итү куәте — 50 мең тонна. Беренче машиналар басулардан яңа уңыш алып чыкканчы, амбарлардан былтыргы ашлыкны сату өчен бушаталар. Икмәккә әлегә әйбәт бәя юк, — ди хуҗалык башлыгы Сирин Галиев. Быел корылык булу сәбәпле бөртеклеләр уңышы мактанырлык түгел. Июнь аенда монда нибары 60 миллиметр явым-төшем булган, шуңа күрә бүген гектарыннан 20 центнер чамасы уңыш алалар. Әмма, яхшы күләмдә карабодай өлгерә.
Башкортстанның умартачылары белән дә уңышлы гына хезмәттәшлек итәләр. Умарталыкны карабодай кырлары янында җәелдергәннәр. Уңыш нәкъ менә шуның өчен дә бик яхшы, умартачылар да бал күләменнән зарланмыйлар. 6 мең гектар сөрү җиренең яртысы бөртекле культуралар өчен бирелгән. Комбайнчыларга өлгерергә кирәк.
Иртәнге 5тән кичке җидегә кадәр эшлибез. Һава торышына карап. Запас частьләрне алдан ук хәстәрләп куйдык, барысы да яхшы, тик быел уңыш азрак. Ләкин югалтуларсыз барысын да җыеп алырга тырышабыз.
Ютазы яшьләр экипажлары «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 15 нче республика яшь комбайнчылар конкурсының финалына чыгар өчен ярыша. «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан аграр университеты җелән берлектә урып-җыю кампаниясе тәмамланганнан соң яшьләр арасында җиңүчеләрне билгели.
Алия Галиуллина, Дмитрий Второв, Александр Решёткин, Динар Зиннәтуллин, Татарстан яңалыклары, Ютазы районы