Бу көннәрдә, ягъни 2 нче августан 5 сенә кадәр, Дагыстанның Махачкала шәһәрендә “Евразия тавышы” дип исемләнгән Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. Быел фестиваль Дагстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуга багышланган иде.
Безнең Татартсан Радиосы, Рәсүл Гамзатов истәлегенә багышланган радиотапшырулар циклы өчен гран- прига лаек булды. Татарстан Радиосы журналисты, Татарстан радиосы әдәбият-сәнгать редакциясенең шеф-мөхәррире Нәсим Акмал бәйгедә Рәсүл Гамзатовның «Минем Дагстаным» дигән билгеле әсәренә нигезләнеп эшләнгән тапшыру белән катнашты. Фестивльнең иң күңелле мизгелләре алдагы язмада.
Евразия тавышы бөтенроссия фестивале турында тулырак, гран-при бүләгенә ия булган Татарстан радиосы әдңәбият-сәнгать редакциясенең шеф-мөхәррире Нәсим Акмал белән әңгәмәне, бүген безнең Яңалыклар чыгарылышыннан соң, Хәерле көн Татартстан тапшыруында да карый аласыз.