Мәдрәсәләрне үз заманы өчен – Татар академияләре булган дип яза галимнәр. Тарихи чыганакларны өйрәнгән саен моңа күбрәк инана барабыз. Мәктәпмәдрәсәләр халкыбызның әдәби теле, әдәбияты, мәдәниятенә нигез салуда турыдан-туры йогынты ясаган. Дини вәзгыть үзгәреш кичергән чорда, мәдрәсәләр дә яңартылды, яисә өр-яңалары ачылды. Шуларның берсе — элеккеге Ал мәчет каршында ачылган мәдрәсәдән Мөршидә Җиһан репортажы .
Чын бал әзерләргә мәдрәсә шәкертләренә Хәлил хаҗи Мәгъсүмов өйрәтә. Тәҗрибәле умартачының теле-телгә йокмый. Кунакларга да бал кортлары белән уртак тел таба белү серләрен ачты. Шәкертләргә дини белем алудан тыш бал кортлары кебек үк тырыш умартачы булу өчен барлык шартлар да бар.
Әхлак һәм тормыш тәрбиясе мәдрәсәбезнең төп бурычларының берсе дип сөйләде Ильяс хәзрәт кунакларны мәдрәсә җитештергән бал күргәзмәсе белән таныштырганда.
Биредә җитештерелгән бал сатылмый ул бары тик мәдрәсә шәкертләренең тәҗрибә, һөнәр алу мәйданчыгы. Китаптан укып кына мондый төр һөнәрне үзләштерү икеле. Мәдрәсә остазлары умартачы һөнәренә күрсәтеп, даими өйрәтеп тору һәм гамәли күнекмәләр аша гына ирешеп була дип саный.
Кәрәзле бал тулы чан бик җәһәт әйләнә. Кул белән әйләндерәсе юк, бер төймәгә басасың да эше бетте кодагый дигәндәй бал савыла. Ә бал аерганда чыккан хуш ис ипигә ягып ашарлык. Шәһәр шартларында бер оя умарта якынча 10 кг бал бирә.
Хәлил хаҗины шәкертләрнең укуга, һөнәр алуга һәвәслеге сокландырса , ә кунакларны мәдрәсәнең гомуми эшчәнлеге җәлеп итте. Дини һәм һөнәри белем бирү өчен яңа мөмкинлекләр булдыру өчен дә Татарстан диния нәзарәте белән даими эш алып барыла.
Димәк, мәдрәсә шәкертләре ике шифаны да берьюлы өйрәнә. Әле шуңа өстәп станокта эшләү күнекмәләре өчен махсус мүлмә җиһазландырылган, бакча эше дә өйрәтелә. Кунак булып килгән Харис хаҗи да шушы мәдрәсәне тәмамлаган.
Эшләгез сез иң мөкаддәс нәрсә эш ди язган Габдулла Тукай, вәсыятен Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә остазлары шәкертләренә җиренә җиткереп өйрәтә.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.