Чыгарылышыбызны татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган сәхифә белән дәвам итәбез.
Бу көннәрдә, ягъни 1 нче августта Татарстанның халык шагыйре, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулды. Шул уңайдан башкалабыз Казанда аның истәлегенә багышланган иҗади чаралар узды. Әйтергә кирәк, алар ел дәвамында барачак.
Роберт Миңнуллинның милләтебез тормышында һәм татар шигъриятендә башка берәүне дә кабатламаган үз йөзе, үз урыны бар. Ул – өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бердәй талантлы әсәрләр иҗат иткән шәхес.
Күренекле шагыйрнең тормышы һәм иҗаты белән тулырак, татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев таныштыра.