Казанда «Батыр» контракт хезмәтенә кабул итү үзәге үз эшен дәвам итә.Ул «бер тәрәзә» принцибы буенча эшли. Анда хәрби хезмәткә контракт төзергә теләгән һәр кеше мөрәҗәгать итә ала, һәм бер тәүлек эчендә, барлык документларны рәсмиләштерергә мөмкин.
Контракт буенча барлык сорауларга, бердәм номерның 117 телефоны һәм махсус төзелгән, хироус дефис Татарстан нокта ру порталында җавап бирергә әзерләр. Экранда барлык адреслар һәм контактлар күрсәтелгән. Исегезгә төшерәбез, соңгы атна мәгълүматлары буенча, Россиядә Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр саны арта. Ә контракт хезмәтен узучыларның барысы да, махсус хәрби операциядә катнашучылар кебек үк, ташламаларга ия, контракт төзегәндә бер тапкыр түләнә торган акча күләме — 195 мең сум, махсус операция зонасында ай саен — 204 мең сумнан башлап, түләү каралган.