Татарстанда ял көннәре эссе булыр дип вәгъдә итәләр. Шулай булгач, кала халкы башлыча су яннарында ял итәчәк. Су димәктән,
бүген Горький исемендәге Яшел Үзән заводында «Метеор-2020» тиз йөрешле пассажир судносын суга төшерәләр. Ул халкыбызның танылган шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөртәчәк.