Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле дин кардәшләр!
Мөселман календареның беренче ае булган мөхәррам ае узып бара. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мөхәррам аен Аллаһы ае дип билгеләве аңа дәрәҗә бирә. Бу сүзләр изгелекләр кылып, гыйбадәтләребезне арттырыр өчен җитәрлек сәбәп булырга тиеш. Шушы сүзләрне чынга ашырып вәгазь телевизион ачык конкурсын дәвам итәбез.
***
Вәгазьләрне 15 яше тулган һәркем видеоязма рәвешендә җибәрә ала. Электрон адресыбыз: ТVVAGAZ@yandex.ru. Ә бүгенгә , барыгызга да саулык сәламәтлек теләп саубуллашам. Әссәләмегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.