Күпләрнең яраткан сезонлы ашамлыгы — ул яшелчә салаты. Әмма җәйге өстәлне тәмле шашлыктан башка да күз алдына китереп булмый. Ә әлегә урамдагы эссе һава торышы – җиңелрәк итне сайлауга этәрә.
Әмма кош ите бәяләре Татарстан стат мәгълүматларына караганда гыйнварда 1 кг өчен 152 сум торган булса, хәзер аның бәясе 200 сумга җиткән. Артуның сәбәпләре, нәтиҗәләре һәм фаразлар турында алдагы язмада.
Моңарчы кешеләр тавыкны чистарткан булсалар, хәзер тавык түшкәләре бәясе сатып алучыларның акча янчыкларын чистарта. 3 ай эчендә тавык итенең бәясе 27 процентка яки 40 сумга арткан. Ел башында килограммы 152 сум торса, апрель аенда 8 сумга бераз кимесә дә, бу айда бәяләр 200гә кадәр күтәрелгән.
Билгеле, бәяләрнең күтәрелүе берничә факторларга бәйле. Беренчедән, әлеге продуктка бәяләрнең артуы аны куллану артуы белән бәйле. Икенче сәбәбе — “җитештерүчеләрнең ит ташу һәм бәясе арткан ягулык-майлау материаллары белән бәйле. Өстәвенә, кош ите җитештерүнең үз кыйммәте дә арткан — азык өстәмәләре, җиһазлар һәм чыгым материаллары компонентлары кыйммәтләнгән. Барлык факторларны исәпкә алып, аларны акча эквивалентына күчергәч, итнең уртача бәясе килеп чыга.
Бүгенге көндә Республика кырларында урак дәвам итә. Белгечләр фикеренчә, уңыш шулай чыккан очракта да, тавык итенең бәясе акрынлап кимергә тиеш.
Ангелина Морозова, Искандәр Төмәнев. Татарстан Яңалыклары.