Саба районында төзелеш-төзекләндерү эшләре ел әйләнә туктамый дәвам итә. Республикада тормышка ашырылучы Милли проектлар да гамәлдә. Соңгы иң зур ремонт эшләре бүгенге көндә район үзәк китапханәсендә алып барыла. Ә аның янәшәсендә парк төзелә. Тулырак киләсе язмада.
Академик Әбрар Кәримуллин исемен йөртүче район үзәк китапханәсе бинасы 1964нче елда район комитеты буларак сафка баса. Ул еллардан соң бина статусы буенча үзгәреш кичереп 1991нче елдан китапханә ролен үти башлый. 15 ел элек ремонт кичергән китапханә быел республика программасы нигезендә өр-яңадан реконструкцияләнә. Төзекләндерү эшләрен Казан шәһәренең “Интехстрой” төзелеш оешмасы алып бара.
Бинаның эчендә стеналар ике катта да штукатуркаланган, өстеннән тагын декоротив рәсем белән капланачак. Коридор идәннәренә дә мрамор плитәләр җәелә. Бүлмәләрдә зур үзгәрешләр сизелә. Кайберләре берләштерелгән. Ә менә элек китаплар торучы зур зал укучылар өчен була. Анда баскычтан күтәрелеп балкон өлеше эшләнә. Ә тарихи чорны хәтерләтеп торучы бөек юлбашчы Владимир Ленин сурәте үз урынында кала. Һәр бүлмәдә өр-яңа радиаторлар урнаштырылган, ут чыбыклары яңартылган.
Бинаның тышкы фасады дымлы штукатуркадан гыйбарәт, аралары композит панельләр белән эшләнәчәк. Ә дизайн-проекты буенча китапханәнең каршы ягында түбә өлешендә киштәләргә тезелгән китаплар, ә яны — басып торган ике китапны хәтерләтәчәк. (фото). Биредәге тагын бер яңалык, китапханә ишегалдында парк төзелеше. Ул “Торак һәм шәһәр мөхите” милли проекты кысаларында эшләнә. Һәм шартлы рәвештә хәзергә аны Тукай паркы дип йөртәләр. Бүгенге көндә 1нче этабының эшләре дәвам итә.
Яктылык линияләре урнаштырыла. Гомуми кулланылыш өчен бар таләпләргә туры килүче бәдрәф тә төзелгән. Ә паркта бөек шагыйребез Габдулла Тукай бюсты, ял итү, күңел ачу, китап уку өчен зоналар булыр дип көтелә. Төзелеш белән Казан шәһәренең “Акварэй” компаниясе шөгыльләнә.
Паркны төзү 2 этапта башкарылачак. Ә менә китапханәдәге реконструкция эшләрен сентябрь ае ахырларына тәмамларга дип планлаштыралар.