1 август шигърият күгендә якты йолдыз булып кабынган шагыйрь, журналист, сәясәт эшлеклесе Роберт Миңнуллин көне булып кереп калды. Быел аның тууына 75 ел. Шагыйрьне искә алу чарасыннан Ләлә Зәйнуллина репортажы.
Казанның Мирный бистәсендәге мөселман зиратында шагыйрь каберенә чәчәкләр салынды. Рухына дога кылынды. Роберт Миңнуллин исеме 20нче гасырда шигърият күгендә якты йолдыз булып атылды да иҗаты аша укучылары күңелендә мәңгелеккә уелып калды.
Ул татар, рус, башкорт һәм тагын бик күп телләрдә басылып чыккан 120 гә якын китап авторы, аның сүзләренә язылган җырлары халкыбызның җанына сеңгән.Шагырьнең кабер ташына да «Шигырьләремнән табарсыз, кирәк булсам» дип язылган, әйе еллар узу белән аның кирәклеге ныграк сизелә.
*****
Роберт Миңнуллинның юбилеена багышланган иҗади очрашу Казанның Ямашев урамында урнашкан аның исемендәге Республика балалар китапханәсендә дәвам итте.
Балаларыбызга, яшүсмерләргә аның иҗатын җиткерү, аның иҗаты нигезендә тәрбияләү – безнең бурыч. Узган ел Республика балалар китапханәсенә аның исеме бирелде. Ә 2023 нче елда шагьрнең кызы Таңсылу Сабирова тарафыннан роберт миңнуллин исемендәге татар әдәбияты һәм сәнгатенә ярдәм фонды оештырылды.
Без бүген иҗаты аша яхшылык, гаделлек, милләтеңә хезмәт хисләре тәрбияли алган шагыйрь алдында баш иябез. Аның иҗаты фәнни-гамәли конференцияләр оештырылып дәвам итә.
Роберт абыйның иҗаты бүгенге көндә безгә бик тансык шәфкатҗлелеккә, самимилеккә өнди. Әйе, без Халык шагыйре иҗатын сакларга һәм киләчәк буыннаргва тапшырырыга бурычлы.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидулллин. Татарстан яңалыклары.