Һава температурасы күтәрелү белән тәңгәл килеп, урып – җыю эшләре дә кызганнан – кыза бара. Басуларда иртәдән кичкә кадәр комбайннар гөрелтесе тынмый. 1106 гектарда бөртекле-кузаклы культуралар игүче “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында да эш гөрли. 50 гектар борчакны, 20 гектар солыны сенажга салганнар. Калганнарын түкми-чәчми җыеп алу өчен, игенчеләр һәр сәгатьнең кадерен белеп тырышып хезмәт куя. “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” дигән акыллы гыйбарә нәкъ менә шушы ир-атлар хакында.
Чәчүгә язгы дым беткәнче, 13нче апрельдә үк тотынганнар. Уңышның сөендерерлек мул булуын шуңа бәйләп аңлаталар. Данил Сәйфуллин 2010нчы елда авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. 1 ел хәрби бурычын үтәгәннән соң, 2011 елның 3нче августыннан бирле ул “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында агроном булып эшли.
Киләсе ел уңышы турында да ныклап кайгырталар биредә. Чәчү әйләнеше дә сакланып килә.
Ашлыкны үстерү һәм җыеп алу гына түгел, ә тулаем уңышны саклап калу да мөһим. Сугылган ашлыкны амбарга КамАЗ машинасы белән Фәрит Мөхәмметҗанов һәм Газ-53 тә Галинур Ногманов ташый. Биредә дә өзеклекләр юк. Амбарга кайткан икмәк ашлык киптерү комплексында чистартылып, тиешле дәрәҗәгә китерелеп складларга сакларга урнаштырыла.
Эш барышында килеп туган проблемаларны механизаторлар белән бергәләп хәл итәләр. “Киңәшле эш таркалмас” ди хуҗалык җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин.
Көч һәм тир түгеп җыеп алынган икмәкнең бәрәкәте булсын!