Яшел Үзәндә җәмәгать киңлекләре арта бара. Хәзер Мирный микрорайонындагы Алтынов паркының беренче чираты төзелеше тәмамлануга якынлаша. Биредә балаларга уен мәйданчыгы, спорт һәм этләр йөртү өчен зоналар барлыкка киләчәк.
Алтынов паркы Яшел Үзән халкы һәм шәһәр архитекторларының уртак проекты. Нигезенә экологик тема салынган, чөнки янәшәдә урман, керә керешкә символ — нарат күркәсе булуы да шуңа бәйле. Шәһәрлеләр өчен төп таләп — табигатькә минималь кагылу һәм ял итү зоналары белән куркынычсыз, яктыртылган киңлек булдыру иде. Хакимият Яшел Үзәнлеләрнең теләген ишетте һәм бу урынның уникаль ландшафтына гармонияле рәвештә функциональ мәйданчыклар кертелгән проект эшләнде.
Экопарк булуга карамастан, ул Бөек Ватан сугышы герое танкист Николай Алтынов хөрмәтенә аталган. Керү төркеме мемориаль зонага ия булачак. Биредә сугыш ветераннарына һәм шәһәр үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә багышланган мәгълүмат стендлары урнаштырылачак.
Проект буенча паркта сәхнә һәм амфитеатр белән мәйдан барлыкка киләчәк. Якында төрле яшь төркемнәре өчен каралган балалар уен мәйданы булачак. Спорт зонасында воркаут һәм памп-трек өчен җиһазлар урнаштырылачак. Ә хайваннарны яратучылар өчен шәһәрдә этләр өчен икенче мәйданчык. Әлбәттә, табигатьтә хозурланып йөрү өчен урман сукмагы.
Юл урман эченнән тимер юлга кадәр 200 метрга сузылачак . Нәкъ менә ул Яшел Үзән шәһәрен иске һәм яңа өлешләренә бүлә. Киләчәктә юл озынрак булачак һәм Алтынов паркы бәйләүче звено булып калачак. Халык яңа иҗтимагый киңлек ачылуын түземсезлек белән көтә.
Алтынов скверын 95 млн сум күләмендә федераль грант акчасына төзиләр. Комаров урамын комплекслы төзекләндерү кысаларында яңа парк булдыру проекты бөтенроссия кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар конкурсында җиңүче булды. Паркны планнан алда төзекләндерәләр һәм якын арада аның беренче өлеше ачылачак.
Айгөл Гатауллина, Юлия Озерова, Александр Костин, Татартсан яңалыклары.