Хәзинә” милли сәнгать галереясендә советлар чорын чагылдырган күргәзмә 30 июльгә кадәрдәвам итә! Биредә төрледән-төрле сыннар, үзенчәлекле рәсемнәр тәкъдим ителгән.
Җәй дәвамында уздырылган “ Хәрәкәттә-бәрәкәт” проекты дәвам итә. Быел дәресләр ачык һавада һәр пәнҗешәмбе, Галиәсгар Камал театры бинасы янында –кабан куле яр буенда уздырыла, Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы проект бары тик татар бию төрләрен өйрәнүгә багышлана. Бу атнада, ягүни 3 август көнне, Самара биюен өйрәнү көтелә.
25 нче апрельдан башлап 30 нче августка кадәр Татар китабы йортында Роберт Миңнуллинның шигъри дөньясына кагылышлы күргәзмә дәвам итә.
2 нче һәм 3 нче август көннәрендә Казанда беренче тапкыр — 5а номерлы трамвайда иске һәм яңа Казан аша спектакль-сәяхәт уздырыла. Спектакль чын трамвай эчендә була, һәр тамашачы сюжетка махсус колакчын аша чума, чиратлашып шәһәр тарихы һәм аерым шәхесләр тарихы белән таныша ала. Аудио спектакль Җиңү Паркы метро тукталышыннан башлана һәм тәмамлана.
Казанда урнашкан Каюм Насыйри музее да үзенә чакыра. Каюм Насыйри – күп кырлы шәхес: тарихчы, тел белгече, язучы, мәгърифәтче. Музей 2002 елда ишекләрен ача. Экспозициянең нигезен, басма, кулъязма һәм эпистоляр чыганаклар тәшкил итә. Биредә шулай ук галим язган китаплар, мәдрәсә дәреслекләре, шәхси архивтан алынган фотосурәтләр саклана.
Музейның беренче катында даими рәвештә, иҗади кичәләр, композиторлар һәм башкаручыларның концертлары уздырыла. Экспозиция музей бинасының икенче катында урнашкан. Аның үзәге «Ак бүлмә» булып тора. «Ак бүлмә» композиторның яктылыгын, чисталыгын чагылдыра, шуңа күрә бүлмә ак төстә, ләкин бирегә кунаклар керә алмый. Башка бүлмәләр композитор тормышының һәм иҗатының төп чорлары белән таныштыра.