Республикада көчле давыл нәтиҗәләрен бетерүне дәвам итәләр. Исегезгә төшерәм, шимбә көнне коточкыч стихия тугыз татарстанлының гомерен алып китте, шуларның дүртесе — балалар, иң кечесе — бер ел да булмады. Бу минутлардагы вәзгыять һәм зыян күрүчеләрнең хәле турында — Валентина Васильева. Узган шимбәдә Татарстанда үткән давыл нәтиҗәләрен бетерү дәвам итә. Табигать нәтиҗәсендә республиканың 8 кешесен һәлак иттеләр. Хөкүмәт вәзгыятьне контрольдә тота. Хәзер РКБда һәм Казанның җиденче хастаханәсендә зыян күрүчеләр, Республика балалар клиник хастаханәсендә бер бала.
Узган шимбә көне Татарстан халкы өчен фаҗигале булды. 8 кеше каты давыл нәтиҗәсендә hәлак булды, тән җәрәхатләре алганнар бүген Республика клиник хастаханәсендә дәвалана. Аларны бирегә күрше Марий Эл Республикасыннан китергәннәр. Ял көннәренә Яльчик күле буенда чатырлар урнаштырып, су коенып, ял итергә дип килгән халык, каты давыл корбаны булган иде.
Яльчик күле яр буеннан хастаханәгә барлыгы 12 кеше китерелгән, шуларның дүртесен тикшергәннән соң өйләренә җибәргәннәр. Давылдан соң табибларга ярдәм сорап 44 Татарстан кешесе мөрәҗәгать иткән.
8 кеше Яльчик күл яр буенда хәрабәләр астында һәлак булды. Алар арасында өч бала, иң кечкенәсенә бер яшь тә тулмаган булган. Казаннан ерак түгел “ Актер” ял базасында 14 яшьлек кызның чатырына да зур агач ауган, кыз шунда ук җан биргән.
17 автомобиль, 11 торак һәм ике күпфатирлы йортның түбәләре зыян күргән,. Казанда электр белән тәэмин итү һәм республика районнарында авария хәлендәге хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләрдән соң тиз арада торгыза алганнар. Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе дә оештырылды.
Бүгенге көндә Дүрт йөз сиксән авария-торгызу бригадасы эшли. Яшенле яңгырлар, җил-давыллар кабатланырга мөмкин дип фаразлый синоптиклар. Ике көн элек Татарстанның Мөслим районында да көчле бозлы яңгыр явып үткән.
Динә Нәҗметдинова, Валентина Васильева, Ленар Хәбибуллин, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.