“Матурлык кем өчен дә илһам, күңел күтәренкелеге, дәрт-дәрман чыганагы”,- ди Апаста яшәүче Мөслимә Сәйфетдинова. Ул чәчәкләр, гөлләр ярата. Хуҗалыгы ялт иткән, һәр җирдә чисталык, пөхтәлек. Мөслимә апа үзе 36 ел районның мәдәният бүлегендә эшли. Бүгенге көндә инде лаеклы ялда. Ул кул эшләре белән дә шөгыльләнә, җиләк-җимеш, яшелчәләрне дә яратып карый.
Җәй әйләнәсе нинди генә чәчәкләр үсми Апаста яшәүче ачык йөзле, шат күңелле Мөслимә Сәйфетдинова хуҗалыгында. Бик яратып, бар ихласлылыгын биреп тәрбияли ул аларны.
“Гөрләп үссен өчен, чәчәкләргә дә игътибар, наз, ярату кирәк,- ди Мөслимә ханым. Ул гадәттә алар янына көннең икенче яртысында чыга. “Шуннан башлап, сәгать кичке сигез-тугызга кадәр без бергә”,- ди. Бүгенге көндә Мөслимә ханымның өй тирәсендә, ишек алдында 20 төрдән артык чәчәк бар.
Мөслимә Сәйфетдинованың бакчасында яшелчә, җиләк-җимешләр дә төрле-төрле. Кара, кызыл карлыганнары мөлдерәп пешеп, мул уңыш белән шатландыра. Кавын-карбызлары да тиздән өлгерә. Бакча эшләре белән генә шөгыльләнми, буш вакытларында картиналар да ясый. Биш-алты елдан бирле энҗе-мәрҗән, сәйләннәрне тезеп, матурлык тудыра.
Картиналарны ясаганда эстетик хисләрне, бай талантын, сабырлыгын – барысын да бергә кушып эшли ул. Алар барысы да тирә-якка матурлык тарата, ямь бирә. 36 ел районның мәдәният бүлегендә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының “Хезмәттәге казанышлары” өчен медале иясе Мөслимә Сәйфетдинова — күпләр өчен үрнәк.
Алия Галиуллина, Гөлназ Вәлиева, Гадиль Галеев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.