Казан Кремленең кайбер объектларын ремонтлау һәм реставрацияләүгә, шулай ук музей-тыюлык территориясен төзекләндерүгә 695 миллион сумга якын акча бирелә. Изге Николай Ратный чиркәвендә, «Кол Шәриф» мәчетендә эшләр алып барыла. Шулай ук Казан Кремле территориясен төзекләндерү күздә тотыла. Эшләргә заказ бирүче – Татарстанның Баш төзелеш идарәсе. Гаризалар 4 августка кадәр кабул ителә. Подрядчы 8 августта билгеле була. Быелның 12 декабренә кадәр эшләр тулысынча үтәлергә тиеш.