Татар матбугатына күзәтү — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?

Татар матбугатына күзәтү

31.07.2023
Татар матбугатына күзәтү

Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатында нинди вакыйгалар алгы планга чыга? Әйдәгез бергәләп шушы сорауга җавап биреп карыйк.

Новости СМИ2

Илдәге бөтен исәп-хисап эшен алып баручы Росстат белдергәнчә, Россиядәге балалы гаиләләрнең 14 процентында акча ашарга гына җитә. Ә 1 процентында хәтта ашарга да җитми икән. Аңлашыладыр, бу әле бик йомшак кына итеп әйткәндә. Бу хәлне ничек төзәтеп була дигән сорауга ЛДПР партиясе депутатлары яраклылык вакыты чыгып барган продуктларга салымны бетереп, аны халыкка бушлай бирү турында тәкъдим керткәннәр. “Шәhри Казан” газетасы бу турыда тәфсилле язма бастырган. Яхшы ниятләре өчен рәхмәт депутатларга. Ләкин ният белән чынбарлык арасында бик зур ара бар шул. Бездә ул кибетләрдә саклау вакыты әлләничә тапкыр чыккан азык-төлекне дә оста гына сатырга өйрәнеп беттеләр шул инде. Ул көнгә калырга язмасын дип кенә телик.

Газета күренекле артистларның бакча тормышлары турында сөйләргә алынган. Беренче булып татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт бакчасында кунак булган журналист. Безнең халык койма ярыгыннан гына күршесендәге хәлләрне күзәтергә яратканын истә тотканда, илгә-көнгә танылганнарның тормышын белергә тырышу турында әйткән дә юк инде. Әсхәт абый, ихлас кеше буларак, барысын да күрсәткән, бөтен нәрсә турында да сөйләп биргән. Хисмәтнең бакчасы гына түгел, үзе дә хикмәт шул, сөбханаллаh!.
Соңгы арада коеп-коеп китә торган яңгырлар урак эшенә тоткарлык ясамыймы? Болай да корылыктан зыян күргән басулардагы ашлыкны югалтуларсыз җыеп ала алырбызмы? Әлеге сорауларга ачыклык кертү өчен “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Теләче районы кырларын әйләнеп кайткан. Җыеп кына әйткәндә-быел иген уңышы былтыргының яртысы чамасы гына булыр дип көтелә. Нишләмәк кирәк, барына бәрәкәт бирсен дибез.

Белем көненә әле төгәл бер ай вакыт бар. Хәстәрле әти-әниләр уку кирәк-яракларын сатып ала башлаган инде. Әмма, өлгерербез әле дип, август азагын көтүчеләр дә җитәрлек. Быел бер укучыны мәктәпкә әзерләү 20-30 мең сум чамасына чыга икән. Аңлашыладыр, икешәр-өчәр укучысы булганнарга мондый чыгымнарны күтәрү бер дә җиңел булмаячак. Балалар товарларын җитештерүчеләр моны үзләре дә аңлый, дип яза шул ук “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты. Алар hәр гаиләнең мөмкинлеге җитәрдәй мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы булдырырга тәкъдим итәләр икән. Бу уңайдан газета хәбәрчесе кибет-базарлардагы бәяләрне hәм әти-әниләрнең кәефен белешкән. Белеп тору өчен генә түгел, алдан аяк киенү өчен дә файдалы булыр бу язма.

Артистлар тормышын күзәтеп баручыларга бу юлы газетада Динә hәм Рафаиль Латыйповларның тормышы турында әлеге дуэтның-сыңары- Динә ханымы белән әңгәмә бирелгән. Шөкер итә белгән артист турында бик күп мәгълүмат бирелгән анда.
Дөньядагы каршылыклардан зарланмыйча, биргәненә шөкер итеп яшәүчеләрдән булсак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән сабуллашам. Исәнлектә күрешик!

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Автобуска керсәм, хәран калам

Автобуска керсәм, хәран калам

Коры көннәр алтынга тиң

Коры көннәр алтынга тиң

Зирәкләр уены

Зирәкләр уены

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+