Кемдер басуга оча, кемдер ояны саклый,кемдер яңа туган улларын ашата. Сүзебез бал корты гаиләсе турында. Дөресрәге, аларны тәрбияләп, бал алучы гаилә хакында. Кильдураз авылында яшүче Наил Галиевлар гаиләсе дистә елга якын умарталар тота. “Быел елның коры килүче котрларда сизелде-бал узган елга караганда бермә-бер кимерәк чыга”,- ди умартачы. Кешеләр өчен бик сирәк аңлашыла торган,үз кагыйдәләре белән яши торган зур аерым дөнья хакында безнең киләсе сюжетта.
Алмаз Галиевка 16 яшь. Кечкенәдән әтисе һәм дәү әтисе белән бал кортлары арасында йөреп, алар хакында бик күп мәгълүмат туплый.Инде хәзер өлкәннәрдән тыш, үзе генә дә бал кортларын карый ала. Һәр ояның торышын тикшереп,аларның ни дәрәҗәдә бал җыюларын тикшерә.
Вот шундый зур рама. Бу рабочий марталар, печатьләгән бал. Бу расплод матка йомырка салып йөри
Быел яз коры килү сәбәпле, умарталарга да эш аз булган. Узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр азрак бал җыйдылар, ди Алмаз. Иң беренче бал кортлары нектарны төрле чәчәкләрдән, аннары юкәдән, хәзер карабодайдан җыялар икән. Карабодай балы башка баллардан төсе белән дә,тәме белән дә аерылып тора икән. Бүген менә карабодайдан җыелган балны аертты алар.
Соңгы елларда умартачылар басу-кырларны химик препаратлар белән эшкәрткәндә,бал кортларының күпләп үлүләре хакында сүз булды. Ә менә умартачы Наил Галиев җирле агрономнарның алдан хәбәр биреп куюлары турында әйтте. Шуңа күрә бездә мондый фактлар булганы юк ди умартачы. Умарта тотучы Галиевларның да күпчелек оялары кырда- урман аланнарына урнаштырылган. Махсус телешкаларга урнаштырылган 4-5 рәттән торучы ояларны кайда чәчәк күбрәк, шунда илтеп куялар. Болай иткәндә кортларга ерак араларга очып, вакыт уздырырга кирәкми.
Сап-сары көнбагышлар, зәңгәр чәчәке люцерналар кортларны үзләренә чакырып кичке җәйге җилдә акрын гына тирбәлә.Димәк,әле алда тагы файдалы чәчәк балы булачак.
Кильдураз авылыннан Ранис Әхмәтшин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.