Ул Россия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина җитәкчелегендә оештырыла. Форумга Казан һәм Татарстан районнары мәчетләренең өлкән абыстайлары чакырылган. Абыстайлар мәҗлесендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да чыгыш ясый дип хәбәр итте Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе ярдәмчесе Ләйсән Локманова.