Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле дин кардәшләр! Вәгазь телевизион ачык конкурсын дәвам иттерәбез. Бер остаз шәкертләреннән: — Сөекле шәкертләрем, ничек уйлыйсыз, Аллаһы Тәгалә кешене бу дөньяга ни өчен яраткан? — дип сорады. Шәкертләренең берсе: — Аллаһның рәхмәтен һәм ризалыгын алыр өчен, — дип җавап бирде. Икенчесе исә: — Гыйбадәт өчен яратылдык, — дип җавап кайтарды. Ә өченчесе: — Изгелекләр эшләр өчен, — дип.
Бүгенге конкурсантыбыз Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров та вәгазе белән шушы сорауга җавап бирә.
Адәм баласы бу дөньяга туганнан соң үзенә бер сорау бирергә тиеш: «Мин дөньяга ни өчен яратылдым һәм ни өчен яшим?» Хакыйкатьтә, бу сорауга җавап тапкан кешенең генә тормышы матур, күңелле һәм бәхет эчендә уза.Шуның белән чыгарылышыбыз тәмам. Җомга көнебез мөбарәк булсын. Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.