Халкыбыз электән укымышлы. Моның шулай булуы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татмедиа» акционер жәмгыяте басмаларының язылу кампаниясе нәтиҗәләре турында сөйләшүдә бәян ителде. Иң актив почта хезмәткәрләренә истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Иң күп әбүнәчене яздырган почтальоннарның уңыш серләрен Ләлә Зәйнуллина тыңлап кайтты.
Татарстан — Россиядә басма матбугатны уку буенча лидер. Ярты еллык язылу кампаниясе нәтиҗәсе күрсәткәнчә, 204 мең кеше басма матбугатка язылган. Бу «Россия Почтасы» хезмәткәрләре «Татмедиа» җәмгыятенең уртак хезмәт нәтиҗәсе.
2023 елның икенче яртыеллыгында «Татмедиа»ның 16 басмасы тиражларын арттырган. «Республика буенча «Шәһри Казан» газетасының тиражы ун процентка артса, журналларның да тиражы үсә. “Шәһри Казан” газетасының “Язмыш” кушымтасы аеруча укылышлы басма.
Басма матбугатка язылу кампаниясе чорында почтальоннарның хезмәте бәяләп бетергесез. Бүгенге цифрлаштыру заманында, шул ук вакытта нинди генә һава торышы булуга карамастан, почтальон укучы белән күзгә-күз очраша.
Почтальон моң-зарын тыңлый, шул ук вакытта шатлыгын да уртаклаша. Уртак хезмәтнең уңышлы нәтиҗәсен күреп, “Татмедиа” җәмгыяте почта хезмәтмәткәрләрен кунакка чакырып, Язылу кампаниясендә иң актив хезмәткәрләргә истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәм чарасы татар эстрадасының танылган артистлары, “Шәһри Казан. Язмыш” газетасы геройлары белән урамда дәвам итте.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.