Глобальләшү шартларында татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерү өчен уйлап чыгарылган «Үз телем» бәйгесе дәвам итә. Быел анда катнашу өчен сиксәннән артык гариза тапшырылган. Яңа гына әлеге бәйгегә нәтиҗә дә чыгарды. Тел өйрәнүнең стандарт булмаган, кызыклы ысулларын белүче яшьләр белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан аралашып кайтты.
Исегезгә төшереп узабыз , әлеге бәйге 2021 елны игълан ителгән иде. Ул вакыт биш проект сайлап алып кулланышка кертелде. Быел “Үз телем» бәйгесе яңартылды. Иганаче эшмәкәрдән тыш аны үткәрү һәм оештыру эшенә Казан шәһәре мериясе алынды.
Чыннан да жюри әгъзаларына иң яхшыларын сайлау беренче тапкыр үткәрелгәндәге кебек җиңел түгел. Тәкъдим ителгән һәр проект үзенчә кызыклы.Финалга сайлап алынган 21 проектның берсе балалар өчен аудиокитаплар әзерләүгә багышланган. Мондый тәҗрибә бар иде кебек. Шулай да ачыклык кертү урынлы булыр
“Үз телем» бәйгесенең катнашучылары — Казанда яшәүче мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәр яшьләр.
Иң әйбәтләр арасында Алинә Бикмулина проекты , икесенә уртак буларак Зәкәрия төркеме белән Саф радиосы бүләкләнде. Гомуми приз фонды – ике миллион сум.
Бу сумма финалга чыккан проектларның барысын да чынга ашырырга җитмәгән очракта отышлы дип табылганнарына оештыручылар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы республикада яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия аша ярдәм итү ысулларын эзли.