Татарстанда шәһәрләрдән читтә 42 ял урыны исәпләнә. Республикада яшәүче һәркем сервис аша үзенә сәяхәт маршрутын билгели ала. 2024нче елда “Идел сукмагы” инфраструктурасының беренче чираты – Казанның Урицкий паркыннан алып Кама Тамагы районына кадәр 174 чакрымлы участок сафка басарга тиеш.
Татарстанда пляжларны, су коену урыннарын төзекләндерү дә дәвам итә. Бу максатларга 177 миллион сум акча бирелгән. 14 проект хупланган. Хәзер эшмәкәрләр өчен конкурсның икенче этабы үткәрелә.