Махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсендә күптән көтелгән вакыйга, икенче кызлары туган. Аңа Сылу дип исем кушканнар.
Яңа гына икенче тапкыр әни булучы ханым шатлыгыннан күз яшьләрен тыя алмый.
Билгеле сәбәпләр аркасында хәрби хезмәткәр үзе әлеге тантанада катнаша алмады. Гаиләдәге шатлыклы вакыйга турында ул хатыныннан телефон аша белә, гаиләне котларга туганнары килгән.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев туу турында таныклык, яңа туган балалар өчен җыелма һәм 100 мең сум күләмендә акчалата ярдәм тапшырды.
Бүләкләрне хезмәттәшләре һәм күршеләре дә алып килгән. Ә биш яшьлек апасы шигырь укыды.